25 апрельдә Бразилия Милли Метеорология Институты (Inmet) тарафыннан бастырылган докладта 2023 елда һәм 2024 елның беренче өч аенда Бразилиядә Эль-Ниньо китергән климат аномалияләре һәм экстремаль һава шартларының комплекслы анализы тәкъдим ителә.
Докладта Эль-Ниньо һава торышы күренеше көньяк Бразилиядә яңгыр күләмен икеләтә арттырган, ләкин башка өлкәләрдә яңгыр күләме уртачадан күпкә түбәнрәк булуы билгеләп үтелде. Белгечләр фикеренчә, моның сәбәбе узган елның октябреннән быелның мартына кадәр Эль-Ниньо күренеше Бразилиянең төньяк, үзәк һәм көнбатыш төбәкләренә берничә тапкыр эсселек дулкыннары керүенә китерде, бу исә Көньяк Американың көньяк очыннан төньякка салкын һава массаларының (циклоннар һәм салкын фронтлар) хәрәкәтен чикләде. Элегрәк елларда мондый салкын һава массасы төньякка Амазонка елгасы бассейнына бара һәм эссе һава белән очрашып, зур күләмле яңгырлар барлыкка китерә иде, ләкин 2023 елның октябреннән салкын һәм эссе һава очрашкан зона Амазонка елгасы бассейныннан 3000 километр ераклыктагы Бразилиянең көньяк төбәгенә күчте, һәм җирле территориядә берничә тапкыр зур күләмле яңгырлар барлыкка килде.
Докладта шулай ук Бразилиядә Эль-Ниньоның тагын бер мөһим йогынтысы температураның артуы һәм югары температура зоналарының күчүе булуы күрсәтелә. Узган елның октябреннән быелның мартына кадәр Бразилия буенча шул ук чор тарихындагы иң югары температура рекордлары яңартылды. Кайбер урыннарда максималь температура рекордлы пиктан 3-4 градус Цельсийга югарырак булды. Шул ук вакытта иң югары температура җәйге айлар булган гыйнвар һәм февраль түгел, ә көньяк ярымшарның язында, декабрьдә булды.
Моннан тыш, экспертлар Эль-Ниньо көче узган елның декабреннән бирле кимегән дип әйтәләр. Бу шулай ук язның җәйгә караганда эссерәк булуын да аңлата. Мәгълүматлар күрсәткәнчә, 2023 елның декабрендә, Көньяк Америка язында, уртача температура 2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында, Көньяк Америка җәендә уртача температурадан җылырак.
Бразилия климат белгечләре фикеренчә, Эль-Ниньо көче быел көз ахырыннан кыш башына кадәр, ягъни 2024 елның май һәм июль айлары арасында әкренләп кимиячәк. Ләкин шуннан соң ук Ла-Ниньоның булуы бик ихтимал вакыйгага әйләнәчәк. Елның икенче яртысында Ла-Ниньо шартлары башланачак дип көтелә, Тын океанның үзәк һәм көнчыгыш тропик суларында өслек температурасы уртачадан сизелерлек түбәнрәк төшәчәк.
Бастырып чыгару вакыты: 2024 елның 29 апреле



